Accessibility links

Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиле Мьянмага килде


Берләшкән Милләтләр Оешмасының махсус вәкиле Ибраһим Гамбәри Мьянмага эш сәфәренә килде. Биредә ул ил җитәкчелегендәге хәрбиләр белән очрашырга тиеш. Ләкин хәрби хакимиятләр бу очрашуны иртәгәгә кадәр кичектерүләре хакында хәбәр итте.

Ибраһим Гамбәри Мьянма хакимиятләрен илдәге тарткалашны көч кулланмый гына хәл итәргә үгетләргә ниятли. Соңгы көннәрдә, хөкүмәткә каршы барган киңкүләмле каршылык чараларын куып таратканда, дистәдән артык кеше үтерелгән, йөзләрчәсе кулга алынган.

Кичә Ибраһим Гамбәригә, күп еллар инде күзәтү астында тотылучы демократик оппозиция башлыгы, Нобель премиясе иясе Аун Сан Су Чжи белән очрашырга рөхсәт ителде.
XS
SM
MD
LG