Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагомыста узган халыкара гаммәви мәгълүмат чаралар фестивалендә Татарстан журналистлары 11 диплом яулады


Краснодар краеның Дагомыс шәһәрендә узган XII Халыкара гаммәви мәгълүмат чаралар фестивале тәмамланды. Дүшәмбе Татарстан журналистлары әлеге фестивальдән 11 диплом яулап кайттылар.90 кеше булган Татарстан Республикасы вәкилчелеге фестивальдә иң зурысы булган. Агымдагы елның 25-30 сентябрь көннәрендә үткән фестиваль халыкара статус алган. 2 меңнән артык катнашучы – гади кешеләр тормышы турында язучы, төшерүче һәм сөйләүчеләр берничә көн дәвамында журналистика проблемалары һәм аның хакимият белән мөнәсәбәтләре турында фикер алышкан. Фестиваль кысаларында “Гаммәви мәгълүмат чаралары шәһәре” булган. Аның кысаларында, “Казанские ведомости” газетасы (“Иң яхшы дизайн өчен” номинациясендә), “Элита Татарстана” журналы (фотокүргәзмә өчен) дипломга лаек булган. “Татмедиа” агентлыгына ике диплом тапшырылган.

XS
SM
MD
LG