Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан урамнарында нинди көй яңгырый?


1 үктәбер Халыкара музыка көне. ЮНЕСКО карары белән ул 1975 елдан бирле үткәрелә башлый. Бу көнне төрле илләрдә иң яхшы артистлар, сәнгать төркемнәре чыгыш ясый. Ә менә Татарстан башкаласы урамнарында нинди көйләр яңгырый соң? Казанның иң үзәгендәге “Боҗра”, ягъни “Кольцо” сәүдә, күңел ачу үзәге Татарстан башкаласы кунакларын да, монда яшәүчеләрне дә Якида төркеме башкарган иске хитларның берсе “Мин сине биегәнеңне күрдем” җыры белән җәлеп итергә тырыша. Тавыш көчәйткечләрне алар керә торган ишекләрнең урам ягына куйганнар.

Казан үзәгендәге метроның Тукай тукталышына төшүчеләрне дә, аннан чыгучыларны да баяны белән Альберт Миңнуллин каршы ала. “Татар көйләрен уйныйм. Татар моңына, сәнгатенә, мәдәниятына кечкенәдән үк гашыйк булып үстем”,- ди 26 яшьлек Альберт. Ул тумыштан авыру булганга башка бер җирдә дә эшләми. Бер яктан татар көйләре белән юлчыларның кәефен күтәрсә, икенче яктан кыйммәтле даруына акча эшли.

Метродан җир асты үтешенә чыкканда Альбертның баян моңнарын хәзерге татар эстрадасының яшь җырчылары алыштыра. Татарча аудио һәм видео сатучы бер кечкенә кибетчек халык ихтибарын әнә шулай үзенә җәлеп итә. Роза апа әйтүенчә, баштарак бу көйләрнең яңгыравына каршылык белдерүчеләр дә булган. “Булды инде. Монда күршедәге сатучылар урыслар, марҗалар колакка каты дип әйтте. Ә без татар халык җырларын күберәк куябыз”,- ди Казанның иң үзәгендәге җир асты юлында татар көйләрен яңгыратучы һәм сатучы ханым.

Өскә күтәрелүчеләрне җәяүле Бауман урамы каршы ала. Монда кичләрен килеп барабан сугучылар да, вокал инструменталь ансамбльләр дә акча эшләп китә. Әмма алар татар көйләре уйнамый. Ә көндезләрен исә, Бауман урамының буеннан- буена эленеп чыккан көчәйткечләр урыс телле бер FM радионы тапшыра.

Соңгы бер ай эчендә кичләрен Казанлыларның иң яраткан урнына әйләнгән Камал театры каршындагы музыкага биюче төсле фонтаннар янында да татар көйләрен ишетермен димә. Монда бик сирәк кенә дөньякүләм билгеле классик музыка, ә күпчелек очракта урыс хитлары куялар. Бу фонтаннар “Горводзеленхоз” карамагында. Бу оешманың контроль бүлеге башлыгы Диләрә Гомәрова әйтүенчә, кичләрен бу көйләрне фонтаннарны караучылар җибәреп тора. Аларның татар көйләре дә булырга тиеш. “Анда билгеле бер тәртип юк. Нәрсә телиләр шуны куялар”,- диде Гомәрова. Шулай да бу фонтаннарны татар классик музыкасы белән дә биетүгә ихтибар кирәклеге турында җитәкчелеккә җиткерербез, дип вәгъдә итте ул.

Ә менә Казан вокзалы 1989 нчы елдан бирле татар классик музыкасына нигез салучы Сәйдәшнең маршына тугрылыклы. Мәскәүгә, Питербурга, Түбән Новгородка китүче һәм аннан Казанга кайтучы поездларны бу марш каршы ала һәм озатып кала. “Русиянең бүтән бер генә тимер юл вокзалында да булмаган бу күркәм гадәткә Казанлылар инде өйрәнсә, читтән килгәннәрнең күңеленә бик хуш килә”, ди белешмәләр бүлеге башлыгы Роза Мәкъсүдова.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG