Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең оппозиция берләшмәсе Дәүләт думасына дәгъвачыларын тәкъдим итте


“Башка Русия” дип аталган оппозиция берләшмәсе 2 декабрьдә Дәүләт думасына үтәчәк сайлауларга үзенең дәгъвачылары исемлеген Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. Оппозиция әгъзаларының берсе Гарри Каспаров, барлык фиркаләр дә сайлауларда катнаша алмавы һәм теркәлә алмавы сәбәпле, хакимиятләргә каршылык күрсәтәбез, дип белдерде. Сайлаулар турында канунга асәсан, Дәүләт дeмасына үз дәгъвачыларын фәкать теркәлү үткән фиркаләр генә чыгара ала.

“Башка Русия”нең сайлаулар исемлегенә 365 дәгъвачы кертелгән. Исемлектә беренчеләр булып Үзәк банкның элекке башлыгы Виктор Геращенко, Гарри Каспаров һәм Эдуард Лимонов тора.
XS
SM
MD
LG