Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярминкәләр, ярминкәләр


Узган ял көннәрендә Уфада ярминкәләр булып үтте. Иң зур ярминкә Спорт сарае янындагы мәйданнан алып, СССРның 50 еллыгы исемендәге урамның шактый зур өлешенә кадәр биләп алган иде. Анда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән тыш, һөнәрчелек училищелары һәм лицейларда укучылар да үзләре үстергән һәм җитештергән азык-төлек белән сәүдә итте. Ярминкәдә 113 уку йорты катнашты.

Ярминкәгә республиканың Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов та чыккан иде. Ул ярминкәдән арзанга итне күмәртләп алып, базарга алып барып килосын 170 сумга сату очраклары булуын белдерде һәм мондый башбаштаклык бетереләчәк дип ышандырды. Ярминкәдә исә итнең килосы уртача 120 сумга сатылды. Соңгы чорда литыры 30 сум булган көнбагыш маена хаклар ике тапкырга сикергән иде. Байдәүләтов бу уңайдан фикерләрен белдереп, моны заманында тозга хаклар артуы белән чагыштырды. Аның сүзләренә караганда, көнбагыш уңышы зур, хаклар артырга җирлек юк. Ярминкәләр бәйрәмнәр сәбәпле, алдагы ялларда узмаячак. Бәйрәмнәрдән соң 7нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG