Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламентына сайлауларга нәтиҗәләр чыгарыла


Украина парламентына вакытыннан алда үткәрелгән сайлауларның тавышлар исәбен алу дәвам итә. Гомум тавышларның 32 процент тирәсен җыеп, әлегә премьер-министр Виктор Януковичның “Төбәкләр фиркасе” беренче урында бара. Аңардан бик азга гына калышып, Юлия Тимошенконың сайлау берләшмәсе икенче урында килә. Ә өченче урында – президент яклы “Безнең Украина – Халык үзсаклануы” берләшмәсе. Югары Радага шулай ук Владимир Литвинның блогы белән коммунистлар да үтә. Украина Югары Радасына вакытыннан алда сайлаулар канунга ярашлы үтте, дип белдерде илнең Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Шаповал.

Дөньяның 17 иленнән килгән җәмгысе 3 мең ярым чамасы күзәтүче тавыш бирүләрнең Европа дәрәҗәсе таләпләренә җавап бирүен билгели.
XS
SM
MD
LG