Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләячәк


Бүген Мәскәүдә “Бердәм Русия” фиркасенең сайлауалды корылтае башланып китте. Ул ике көн дәвам итәчәк. Анда бүген ил президенты Владимир Путин да чыгыш ясады. Корылтайның кайбер әгъзалары аны яңадан президент вазыйфасына сайланырга, шулай ук “Бердәм Русия” фиркасенә керергә өндәде. Президент быел 2 декабрьдә үтәчәк парламент сайлауларында “Бердәм Русия” фиркасе исемлеген җитәкләячәген әйтте.

Корылтайда фирканең сайлаулалды исемлегенә керүче башка әгъзалар да сайлана.
XS
SM
MD
LG