Accessibility links

Украина парламентына сайлаулар нәтиҗәләрен барлау дәвам итә


Украина парламентына вакытыннан алда үткәрелгән сайлауларның тавышлар исәбен алу дәвам итә. Көнчыгыш һәм көньяк төбәкләрдән мәгълүматлар бик акрын килә. Президент Виктор Ющенко моның сәбәпләрен ачыкларга кушкан. Гомум тавышларның 34 процент тирәсен җыеп, әлегә премьер-министр Виктор Януковичның “Төбәкләр фиркасе” беренче урында бара. Аңардан 3 процентка калышып, Юлия Тимошенконың сайлау берләшмәсе икенче урында килә. Ә өченче урында - 14 процент тавыш җыйган президент яклы “Безнең Украина – Халык үзсаклануы” берләшмәсе. Украина Югары Радасына шулай ук коммунистлар һәм Владимир Литвин җитәкләгән берләшмә дә үтә. Ә менә социалистлар фиркасе 3 процент баскычын үтә алмады.
XS
SM
MD
LG