Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты карарына мөнәсәбәт төрлечә


Русия президенты Владимир Путинның 2 декабрьдә Дәүләт думасына үтәчәк сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасен җитәкләргә ниятләнүен оппозиция вәкилләре кискен тәнкыйть утына тота. “Халык демократия һәм гаделлек өчен” дигән яңа фирканең башлыгы Михаил Касьянов тәнкыйтьләүчеләрнең берсе булды. Русия Федерациясе Коммунистлар фиркасе җитәкчесе “Коммерсант” гәзитенә белдергәнчә, “Бердәм Русия” яман шәкелендәге яңа КПСС булачак. Ә “Яблоко” фиркасе башлыгы Григорий Явлинский:”Путин “Бердәм Русия”гә моңа кадәр дә җитәкчелек итте, хәзер ул элек һәммә кешегә мәгълүм булганны тәгаен сурәткә генә кертте”, - дип белдерде. Кичә “Бердәм Русия”нең сайлауалды корылтаенда чыгыш ясаган президент Владимир Путин сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасе җиңсә, үзенең ил хөкүмәтенә җитәкчелек итү ихтималлыгына да ишарә ясады.
XS
SM
MD
LG