Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиле Мьянма җитәкчеләре белән очрашты


Берләшкән Милләтләр Оешмасының махсус вәкиле Ибраһим Гамбәри Мьянмага эш сәфәре барышында илнең хәрби җитәкчесе, генерал Тан Шве һәм аның урынбасары белән очрашты. Сөйләшүләр ябык ишекләр артында үтте, шуңа да анда нәрсә турында сүз баруы хакында мәгълүматлар юк. Мьянмага Ибраһим Гамбәри хәрби хакимиятләрне илдәге тарткалашны көч кулланмый гына хәл итәргә үгетләү нияте белән килгән иде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Кеше хокуклары комитетында бүген Мьянма мәсьәләсен тикшерүче махсус утырыш үтә. Ауропа Берлеге бу илдә азатлыкның бастырылуын һәм кеше хокукларының тупас бозылуын кискен хөкем итәргә чакыра. Соңгы көннәрдә, хөкүмәткә каршы барган киңкүләмле каршылык чараларын куып таратканда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, ким дигәндә мең кеше кулга алынган. Шуларның яртысы – будда руханилары. Кеше хокукларын яклаучылар мәгълүматына күрә, каршылык чаралары барышында 200-гә якын кеше үтерелгән, меңнәрчәсе кулга алынган.
XS
SM
MD
LG