Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дәүләт яшь тамашачылар театры “Алхимик”ны куя


Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры наркотиклар кулланган яшьләрне “Алхимик” әсәре белән, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “коткарырга тырыша”. Соңгы елларда дөньякүләм иң күп укылган китапларның берсе Пауло Коэльоның “Алхимик”ындагы персонажлар 3 үктәбер көнне яшьләр театры сәхнәсенә менә. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов әйтүенчә, “Алхимик” укырга шәп булса да, сәхнәләштерү яңа чишелеш сораган. “Хәзерге вакытта яшьләрнең проблемаларын күздә тотып әлеге спектакльнең бер үзәген синтезын таптык”,- ди Әюпов. Шулай итеп Казан “Алхимик”ында шәһәр малайлары Рөстәм, Илдус һәм башкалар да катнаша.

“Илдус исемле егет кирәгеннән артык күберәк наркотик кулланып үлә башлый. Бу дөньядан теге дөньяга күчкән вакыттагы тоннельдә ул “Алхимик” персонажлары белән очраша. Сантьяго “югалган сарык бәрәнен” үзенең фәлсәфәсе белән, яшәү мәгънәсе белән Илдусны әкренләп шушы афәттән чистартып, яшәү рәвешен үзгәртеп шушы үлемнән алып кала”,- ди баш режиссер. Бу әсәрне сәхнәгә алар Алтай өлкәсендәге наркоманиядән тернәкләндерү, ягъни реабилетация үзәгендә эшләүче Флера Янышева белән бергә куйганнар. “Шушы наркомания чире белән авырган яшьләрнең язмышын, тормышын бик нык белгәнгә күрә, ул сценарий авторының берсе булды”,- ди Әюпов. Янышева тагын театрга биюләр куюы белән дә билгеле шәхес.

Бүгенге көндә Казандагы театрларның күпчелегендә тулы булмаган заллар гадәти күренеш дип әйтергә була. Бу проблема татар яшьләр театрын да читләтеп узмас иде... Әмма алар уку йортлары, мәктәпләр, көллиятләр белән уртак тел тапкан. Һәрвакыт сыйныфы, сыйныфы белән мәктәпләрдән укучылар килеп тора. Бер яктан бу хәл мәҗбүри театрга бару дип бәяләнсә, икенче яктан исә баш режиссер: “Игътибар бирәбез мәктәп программасында булган авторларга. Шул ук Кол Гали, Шекспир, Галимҗан Ибраһимов, Таҗый Гыйззәт”,- ди. Узган ел кариевлылар Король Лирны уйнаган иде. Озакламый исә Кол Галинең Йосыф белән Зөләйхасы сәхнәгә менәчәк. “Күбрәк Йосыф һәм Зөләйха арасында булган мәхәббәткә тукталабыз. Һәм гомум кешелек сыйфатлары: тугрылык, ярату, кичерә белү- шул турыда булачак әлеге спектаклебез безнең”,- ди баш режиссер. Бу очракта “Кыйссаи Йосыф”ның дини эчтәлегенә кагылмаска уйлый алар. Казан театрлары, дөресен генә әйткәндә, Кол Галинең бу әсәре белән соңгы вакытта ярышка чыккан диярсең. Опера балет һәм театрында соңгы берничә елда биесәләр, тинчуринлылар биналарын төзекләндерелеп бетерүгә үк шушы темага Нурмөхәммәт Хисамовның әсәрен куярга вәгъдә итә.

Кариевлылар сәхнәләштерәчәк башка әсәрләргә килгәндә исә, тамашачы бу сезонда яшь язучы Илгиз Зәйниевнең “Урман клубы”н да күрә алачак. Үктәбердә Татарстан шәһәрләрендә гастрольдә йөреп кайткач Түбән Новгород, Иваново һәм Мәскәүдә дә булырга ниятлиләр.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG