Accessibility links

Пакыстанның булачак Хәрби көчләре башлыгы исеме игълан ителде


Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф илнең Хәрби көчләре башлыгы вазыйфасында үзен алмаштырачак кешенең исемен атады. Ул – элекке күзләү хезмәтләре башлыгы, генерал Әшфак Кияни.

Бу атна азагында үтәчәк ил президенты сайлауларына үз намзәтен дә чыгарган Пәрвәз Мөшәррәф, яңадан ил җитәкчесе булып сайланган очракта, хәрби көчләр башлыгы урыныннан китәчәген игълан итте. Ә үзенең җиңәчәгенә ул шикләнми. Бүген аңа каршылык йөзеннән ил парламентыннан оппозиция яклы 80 депутат чыккан.
XS
SM
MD
LG