Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге институтта чыккан янгында җиде кеше үлде


Мәскәүдәге институтта чыккан янгында үлүчеләр саны җидегә җитте. Тагын 30 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы Дәүләт һәм корпоратив идарә институтының биш катлы тулай торагында бүген ут чыкты. Анда ике боралак һәм 50 янгын сүндерү машинасы катнашлыгында янгын сүндерелгән. Бишенче дәрәҗә катлаулылык бирелгән янгыннан котылу өчен, кайбер кешеләр югары катларның тәрәзәләреннән сикерергә һәм су ага торган торбалардан төшәргә мәҗбүр булды.

Ут чыгуның сәбәпләре тикшерелә, җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG