Accessibility links

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенә әйләнде


Шушы көннәрдә Татарстанда Татмедиа агентлыгы нигезендә Ачык акционерлык җәмгыяте төзелде. Ширкәтнең 100% акциясе Татарстан Республикасы карамагында. Холдинг үзенә 88 массакүләм мәгълүмат чарасын берләштерә.

Татмедия җитәкчелеге фикеренчә бу эш иң элек, мәгълүмат өлкәсен базар механизмнары белән бәйләүне, бюджет акчаларын максатчан куллануны күздә тотып оештырылган. Аның каравы бу өлкәдәге кайбер белгечләр ширкәт төзүнең максатын, мәгълүмат чараларын идарә итүче даирәләргә тагында якынайту, матбугатны үз кулларына алу максатыннан эшләнә. Шунысы бар шундый дәхшәтле Холдингка “Ватаным Татастан”, “Республика Татарстан” һәм Татарстан журналы кермәгән. Дәүләт Шурасына, Министрлар кабинетына турыдан туры чыгу юлын тәшкил иткән бу дәрәҗәле басмаларсыз, аннан да көчлерәк Татмедиа холдингы ничек эшләр икән соң. Сорау ачык. Эфир сыман шәхси телеканаллар, Татарстан яшьләре, “Вечерняя Казань” “Безнең Гәҗит” Комсомольcкая правда кебек үз көннәрен үзләре күреп яшәүче иң популяр басмалар да бу холдингка кертелми. Ләкин шулай да эчтәлеге сайрак булса да, исеме Холдинг булуы шәп яңгырый, белгечләр фикеренчә.

XS
SM
MD
LG