Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Аксенов фест” фестивале башланды


Сишәмбе Казанда тумышы белән Татарстаннан булган, дөньякүләм танылган язучы Василий Аксеновның 75 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль фестиваль “Аксенов фест” фестивале башланды. Кич Муса Җәлил исемендәге Опера һәм Балет театрында язучының иҗат кичәсе узды. Танылган язучы Аксеонов сугыш еллары вакытынуда Казанныңб 19 мәктәбендә укый. Әйтергә кирәк бу мәктәптә ул заманда күп кенә талантлар белем алган. Шуларның берсе Мариленд университеты профессорв, танылган физик Роальд Сәгъдиев. Фестиваль уңаеннан шушы көннәрдә Казанга язучы Белла Ахмабуллина, Михаил Генделев, Анатолий Гладилин, Александр Кабаков, Евгений Папов, Светлана Васильева да килгән. Бу чара турында тулырак алдагы тапшыруларыбызда сөйләрбез.

XS
SM
MD
LG