Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты “Бердәм Русия”нең федераль исемлеген җитәкли


Русия президенты Владимир Путин 2 декабрьдә Дәүләт думасына үтәчәк сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасе федераль исемлеген җитәкләүгә расланды.

Бу хакта бүген фирка җитәкчесе Борис Грызлов хәбәр итте. Фирканең генераль шурасы парламент сайлауларына беренче өчлекне тулысынча төзүдән баш тартты. Борис Грызлов Петербург төбәк исемлеген, Юрий Лужков Мәскәү, Сергей Шойгу Ставрополье крае, Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы исемлекләрен җитәкли.
XS
SM
MD
LG