Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Янукович фиркасе әле дә алда


Украина парламентына вакытыннан алда үткәрелгән сайлауларның тавышлар исәбен алу тәмамланып килә. Әле барлык тавышларның 99 проценты саналган. Гомум тавышларның 34 процент тирәсен җыеп, премьер-министр Виктор Януковичның “Төбәкләр фиркасе” элеккечә беренче урында бара. Аңардан 3 процентка калышып, Юлия Тимошенконың сайлау берләшмәсе икенче урында килә. Ә өченче урында - 14 процент тавыш җыйган президент яклы “Безнең Украина – Халык үзсаклануы” берләшмәсе. Украина Югары Радасына шулай ук, 3 процент баскычын үткән коммунистлар һәм Владимир Литвин җитәкләгән берләшмә дә керә.
XS
SM
MD
LG