Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир алырга теләп алданучыларга кемнән ярдәм көтәргә


Бүгенге көндә Татарстанда төзелеш өлкәсендә шөгыльләнүче 4 мең ширкать бар. Шуның кайсы алдаучы, кайсы бар таләпләрне истә тотып йорт төзүче оешма икәнен аеру шактый авыр. Өлешләп акча кертеп фатир алырга теләүчеләргә дә бары сүзгә һәм рәсми кәгазьләргә генә ошанырга кала, чөнки башка юлы юк. Сишәмбе көнне Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында алдаучылар белән көрәш турында сүз алып барылды.

Йорт төзүче ширкатьләр ике төрле була. Берсе алдан ук халыкны алдау нияте белән Килешү төзи икән, икенчеләре төзелеш барышында акчалары бетеп кыен хәлгә очрый. Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында шулай диелде. Министр урынбасары Рафаил Гыйлманов алдаучы ширкатьләрне җаваплылыкка тарту шактый авыр булуын әйтә. Аның өчен еллар буе тикшерүләр уздыру таләп ителә икән. Әгәр элек фатир алу өлкәсендә алданучылар берәм-берәм генә җитәкче ишекләрен шакыса, хәзер инде алар укмаша башлады. Хәтта Казанга урам җыеннарына Әлмәт, Чаллыдан да алданучылар килә. Аларның барысы да республика Хөкүмәте килеп туган хәлгә игътибар итеп, ярдәм күрсәтергә тиеш дип ассызыклый. “Ада” ширкате тарафыннан алданган Арслан Минвәлиев:

Бу проблемада дәүләтнең гаебе шактый зур, чөнки кайбер йортлар төзелешендә дәүләт үзе вәкил булып бара. Шул ук Энергетиклар, 18 адресындагы йортны яшь гаиләләр программасы нигезендә төзелсә дә, анда керүчеләр алданды. Шулай ук депутат Мамонтов төзүче йортта 85 гаилә алданган.

Арслан Минвәлиев әйтүенчә, дәүләт тарафыннан эшче төркемнәр оешса да, әлегә бер генә мәсьәләнең дә уңай якка хәл ителгәне юк. Гомумән, республика җитәкчелеге үзе дә бу өлкәдә нинди юнәлеш алырга төгәл генә белми. Дәүләт Шурасында бу мәсьәлә каралачак. Фатир алуда алданган Арслан Минвәлиев:

Татарстанда алданучылар 5 мең гаилә. Бу исә шул кадәр кеше гомер буе җыйган акчасыннан колак какты һәм түбәсез дә калды дип әйтергә мөмкин. Әле алдаулар дәвам итә. Моңа дәүләт тирәннән игътибар итмәсә бу якын арада социаль шартлауга китерәчәк.

Матбугат очрашуында Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйлманов әйтүенчә, кайбер ширкатьләренең төзелешне дәвам иттерүе өчен акчалары җитми һәм аларны җаваплыкка тартып кына мәсьәлә уңай хәл ителмиячәк. Рафаил Гыйлманов:

Эш бит җаваплылыкка тартуда гына тормый. Халык фатирсыз да, акчасыз да калачак. Шуңа без беренче чиратта ул ширкатьләрнең акчаларын табу һәм төзелешне дәвам иттерү ягын карыйбыз. Йортларны төзеп бетереп тапшыру кирәк

Министр урынбасары Рафаил Гыйлманов халык күп вакытта бары алданудан соң гына гамәл кыла башлый, ә моны эш - төзелеш башланганчы ук уйларга кирәк диде. Шул ук вакытта ширкатьләр белән килешү төзегәндә рәсми кәгазьләрдән генә алданачагыңны берничек тә белеп булмый дип ассызыклады министр урынбасары.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG