Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фестивален йомгаклауда җиңүче яшь башкаручыга алтын медаль тапшырылачак


Ваһапов фестиваленең иң авырткан җире ул җиңү яулаган бик талантлы яшьләрне дөньяга таныту. Чөнки бүгенге көндә кайбер радиолар күпчелек очракта моннан 30-40 ел элек һәм аннан да алданрак язылган җырларны куйса, телевидение һәм башка FM радиолар бүгенге көн татар эстрдасын әйләндерә. Бу авырткан җирне фестивальнең җитәкчесе Рифат Фәттахов та таный. “Бүгенге көндә телевидения аша фестивальдә җиңгән яшь башкаручыларны таныту, аларны күрсәтү әлегә катлаулы сорау булып кала”,- ди ул. “Бу конкурсның максаты да инде татар эстрадасында барган йомшак итеп әйткәндә катлаулы һәм каршылыклы күренешләр белән безнең риза булмау. Аларны инкарь итмәгән очракта да безнең татар эстрадасы үзенең милли нигезеннән китеп бара. Бу фестивальнең максаты чын мәгънәсендә югары башкару культурасын пропагандалау”,- ди Фәттахов.

Ваһапов фестивале өченче тапкыр үткәрелсә дә, беренче дигән әйберләр күп булачак. Беренче тапкыр классик һәм татар халык җырын башкаручы яшьләр арасында бәйгегә йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә иганәчеләрдән 50 мең сум акча һәм алтын медаль дә каралган. Һәм алар ноябрь уртасында булачак йомгаклау концертында да чыгыш ясарга тиеш. Беренче тапкыр бу фестивальнең гала концертларына иң кыйммәтле билетлар сатылачак. Алар 1200 сум торачак. Иң арзаннары 300 сумлыклары беткән дип оештыручыларга шалтыратып шикаять белдерергә дә өлгергәннәр инде. “Безнең максат елдан- елга чыгымнарны күберәк каплый бару”,- ди Рифат Фәттахов. Шуңа күрә быелгы 3-нче фестивальдә алар беренче тапкыр барлык чыгымнарның 41 процентын капларга җыеналар. Узган ел исә, бу күрсәткеч 30 процент кына булган. Әмма шулай да: “Теләсә нинди цивилизацияле җәмгыятьтә югары сәнгатьне, классик сәнгатьне яклау ул дәүләт эше. Дәүләт күләм дәрәҗәдәге эш”,- ди фестиваль җитәкчесе. Казанда узачак чараларга тагын бер миллион 250 мең сумга якын акча табасылары бар. Ә гомум бюджеты 4 миллион тора. Йомгаклауда казакъ җырчысы Бибигөл Тулегенова белән СССР халык артисты, дөньякүләм билегеле тенор Зураб Соткилаваны чакыру да ярты миллион сумга төшәчәк. Соткилава да фестивальгә беренче тапкыр киләчәк.

Беренче дигәннән тагын, узган елгы 2 нче фестивальдә исә 9 төбәк катнашкан булса, быелгысында бу сан 13 кә җиткән. Һәм беренче тапкыр Казанга Украинадан Лугански эчке эшләр университеты курсантларының “Лугари” ансамбле дә киләчәк. “18 курсантның бары тик берсе генә татар, калганнары украиннар булуга кармастан алар Рәшит Ваһапов җырларын башкарачак. Бу ансамбль җитәкчесенең укытучысы татар булган икән. Һәм бүгенге көндәге милиция полковнигы күңеленә кечкенә вакытта татар моңнарын кертеп калдырган. Башка төбәкләр белән чагыштырган вакытта фестиваль Украинада зур кызыксыну тудырган. Сайлап алу турына Киев, Харьков, Запорожье, Лугански һәм башка шәһәрләрдән йөзләрчә- йөзләрчә башкаручылар килгән булган. “Мондый чараларны хакимиятләр белән уртак тел тапканда гына уңышлы итеп үткәреп була”,- дип белдерде Рифат Фәттахов. Сөйләшә белеп сөйләшкәндә һәм буй җитмәс түрәләргә бу чараның әһәмиятен аңлатып бирүдә ярдәмчеләр булганда милли мәдәниятка ихтибар кирәклеген түрәләр дә аңлый. Мисал өчен ноябрь ахырында Мәскәүдә Чайковский исемендәге концертлар залында узачак фестивальгә Русия башкаласы бюджетында акча каралмаган булса да, мэр Лужков аренда өчен 320 мең сум акча бирергә вәгъдә иткән.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG