Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ауропа Берлеге Мьянмага өстәмә чикләүләр кертә


Ауропа Берлеге Мьянма хәрби хакимиятләренә карата өстәмә чикләүләр кертә. Бу хакта Ауропа Берлегендә рәислек итүче Португалия бүген игълан итте. Яңа чикләүләр, башка чаралар белән бергә, хәрби җитәкчелекнең Ауропа Берлеге илләренә керүе теләнмәгән әгъзалары исемлеген арттыруны һәм Мьянмадан кертелүче тауарларны кыскартуны да күз уңында тота.

Әлеге чикләүләр Мьянмада тыныч урам җыеннарын бастыруга һәм кеше хокукларын тупас бозуга җавап итеп кертелә. Бу карар Ауропа Берлеге чит ил эшләре министрлары тарафыннан 15 октябрьдә расланачак.
XS
SM
MD
LG