Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык хат


Башкорт дәүләт университеты профессоры Җәүдәт Гыйләҗетдинов республиканың мәгариф министры урынбасары Артур Суринга ачык хат күндерде. Анда республика татарларының милли-мәдәни ихтыҗларын хәл итү өчен Казан дәүләт университеты һәм Казан мәдәният институтларының бүлекләрен ачу кирәклеге күтәрелгән. Профессор бу юнәлештә биш ел эш алып барып та, рөхсәт бирмәүләренә борчылу белдерә. Аның сүзләренчә, Башкортстанда Русиянең 17 төбәге уку йортларының бүлекчәләре бар, Башкортстанның югары уку йортларының Татарстанда 8 бүлекчәсе бар. Татарстан югары уку йортларының бүлекчәләрен ачуга каршы торуны Гыйләҗетдинов халыклар дуслыгына каршы килү дип бәяли.

XS
SM
MD
LG