Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Чечня кешеләренә зыян өчен акча түләргә тиеш


Ауропа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Чечнядә яшәүче Елена Гончарук, Хееди Махаури һәм Патимат Гойговага 170 мең евро чамасы акча түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Әлеге мәхкәмәгә тапшырылган шикаятьтә язылганча, 2000 елның гыйнварендә Грозныйның Старопромыслово районында хәрбиләр оештырган “чистарту” барышында Гойгованың әнисе һәм туганы һәлак булган. Ә Гончарук белән Махаури, урыс гаскәриләре һөҗүменә дучар булып, чак исән кала.

Кеше хокукларын яклаучылар мәгълүматларына караганда, 1999 ел азагы-2000 ел башында Грозныйны камаганда, тыныч кешеләргә шәһәрдән чыгып китү өчен, имин ара калдырылмый. Нәтиҗәдә, бер Старопромыслово районында гына да дистәләрчә тыныч кеше һәлак була.
XS
SM
MD
LG