Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Израиль киносы атналыгы бара


Казанда яшәүче урта буын һәм яшьләр бу ил турында нәрсә белә соң?

-Мин Израиль дигән ил барлыгын беләм. Әлегерәк ул ниндидер Үрдүн белән сугышканмы шунда. Анда яһүдләр яшию

-Ишеткәнем генә бар. Сугышалар бугай Иран беләнме, әллә Гыйрак беләнме шунда.

-Ә мин бернәрсә дә белмим дип әйтерлек.

-Мин сәясәт белән кызыксынмыйм. Бер нәрсә дә белмим.

-Анда кешелек өчен бик күп эшли ала торган бик акыллы кешеләр яши. Бу илгә тыныч яшәргә ирек бирмәүләре мине бик борчый. Шуңа күрә гел сугышлар булып тора. Мин үзем сугышларга, алар нинди генә булмасы,н каршы кеше. Миңа калса, аларга Фәләстин белән уртак тел табып тыныч яши башларга кирәк.

-Минем иптәш кызым анда укырга китте. Русия белән чагыштырганда бөтенләй башка кешеләр анда дип әйтә. Анда мәгарифнең һәм медицинаның нык үскәнлеген беләм.

-Израиль дигән сүздән башка мин бернәрсә дә белмим. Сугышалар бугай алар янклар, ягъни американнар белән.

-Израильдә яһүдиләрнең күп яшәве турында гына беләм.

Бу көннәрдә Казанлыларга Израильдәге яһүдләр тормышы һәм анда күчеп киткән элекке русиялеләрнең ничек яшәве турында да күберәк белү мөмкинлеге бар. Израиль киносы атналыгында тәкъдим ителгән 6 фильмның икесе “Себер бабай” һәм “17- нче номер” документаль әсәр булса, “Учак” 2001 елда “Оскар” бүләген дәгъвалаган булган. Ул “Иң яхшы чит ил фильмы” бүлегендә бәйгедә катнашкан. Бу әсәр дини яһүд гаиләсендәге мөнәсәбәтләр һәм мәхәббәт турында.

“Израиль киноларын карап мин хәйран калдым. “Алтын минбәр” фестиваленнән соң бу фильмнарның шулкадәр югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуын көтмәгән идем”,- дип үз фикерен белдерде кино белгече Айсылу Хафизова.

Казанда Израиль киносын ачканда катнашкан илчелек вәкиле Юваль Фукс та бу илдә кино сәнгатенең соңгы 15-20 ел эчендә нык алга китүен билгеләп үтте. Бер яктан анда кино төшерү үзәге Израильнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы канаты астында булса, икенче яктан, белгечләр әйтүенчә, Русиядән бу илгә күчкән яһүдләрнең әлеге өлкәгә өлеше зур. Ник дигәндә Израильдә кино төшерү узган гасырның 50 елларында гына башланган бит.

“Бу фильмнарда күтәрелгән мәсьәләләр Израильгә күчеп килгән Русия яһүдләренә генә кагылмый. Монда күберәк яшәү рәвешенең психологик ягы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, рухый эзләнүләр хакында сүз бара”,- ди Айсылу Хафизова. Израиль киносы атналыгы “Ярым урыс тарихы” дигән кино белән башланды. Бу әсәр 2006 нчы елда Мәскәү кинофестивалендә дә катнашты. Әсәрнең төп герое Хен Израильдә катнаш гаиләдә туган. Әтисе яһүд, әнисе элекке Советлар Берлегеннән чыккан. Хен шулай ук Русиядән күчкәннәрнең күпчелеге яраткан бал биюләренә йөреп анда шөгыльләнгән кызның күңелен яуларга тели. Әсәрдә сүз репартриантларның Русиядән китергән мәдәни мирасы һәм Израильнең чынбарлыгы арасындагы чикне тигезләргә омтылуы турында бара.

Башкалада 11 мең яһүд яшәсә, Израиль киносы атналыгына Казанлылар ашкынып тормый. Бу фильмнар күрсәтелгәндә “Мир” кинотеатрындагы урыннарның дүрттән бере буш дип әйтерлек. Казандагы яһүд үзәге рәисе Анна Смолина бер яктан әле күптән түгел генә узган француз киносы фестивале белән чагыштырганда Израильнекенә реклама бөтенләй булмады, диде. Икенче яктан исә, “Без Израильгә бер катнашы булмаган кешеләр дә карасын иде, андагы тормыш белән кызыксынсын иде дип телибез. Кино карап алган мәгълүмәт алар күңелендә булган имеш- мимеш һәм төрле мифларның бетүенә ярдәм итәр иде”,- ди Смолина.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG