Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр урынбасары итеп билгеләү Камил Исхаковның дәрәҗәсен күтәрәме?


Шулай ук матбугатта Камил Исхаков темасы да әле тынмый. Чәршәмбе Татарстан сәясәт белгечләре бу турыда бик оптитмистик фаразлар ясап, аның министр итеп билгеләнергә мөмкинлеген әйтсәләр, бүгенге басмаларда күбрәк писсимистик язмалар күренә. Мәсәлән федераль басмалардан “Комерсант” газетасы Исхаковны министр урынбасары итеп билгеләү сәбәпләрен түбәндәгедән күрә. Өзек: “Камил Исхаков вәкил булып эшли башлагач, Ерак Көнчыгышка халыкны китерү һәм анда мәгълүмат иминлеген саклау” буенча дедераль программа тәкъдим иткән иде. Ул вакыттагы премьер-министр Михаил Фрадковтан кала, башкаларга хокүмәттә бу программа әллә ни уңа тәэсир итмәде. Бу программаны үткәрү күбесенчә, Икътисад һәм сәнагать министрлыгына, Финанс министрлыгына йөкләнгән иде. Хокүмәткә яңа җитәкче Зубков килгәч вәзгыят үзгәрә бу эш Төбәкләр үсеше министрлыгына йөкләнергә мөмкин. Камил Исхаков биредә бу эшне күзәтәчәк” Ә менә федераль программага килгәндә, Кмерсант журналистлары Путинның бу йөрешен, аның Исхаков программасын кабул итмәү белән бәйли.

XS
SM
MD
LG