Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аксенов фест” фестивале тәмамланды


Казанда берничә көн дәвам иткән “Аксенов фест” фестивале тәмамланды. Искә төшәерик бу чара Татарстан башкаласына күп кенә рус әдәбияты классигларын бергә җыйды. Кунакларның сүзләренә караганда, алар Казанга баш ия. “Ике көн вакыт эчендә шәһәр буйлап әллә ни озак йөрергә туры килмәсә дә, мин балачагымның якты хатирәсе булган кайбер урыннарны күрү бәхетенә ирештем. Миндә Казан Кремле дә бик күп тәэсирләр калдырды. Андагы үзгәрешләр искиткеч. Бер кайда да безне мондый хормәт белән каршы алганнары булмады диде алар журналистлар белән очрашканда. Язучы шулай ук Казаннан калган тәэсирләренә нигезләнеп яңа әсәр язырга да вәгъдә иткән.

Фестиваль кысаларында пәнҗешәмбе М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында танылган шагыйрә Белла Әхмәдуллинаның иҗат кичәсе дә узды. Шуны әйтергә кирәк әлеге ханым да күп еллар үзенең татарлыгын танымый яшәсә дә, монда килептатарларга баш иеп, горурлык белән татарлыкны кабул итте.

Әлеге фестивальнең төп оештыручылар Казан Хакимияте. Шуны әйтергә кирәк бу соңгы проект түгел. Мэр Илсур Метшин җырчы Андрей Макаревичның сөйләшүләренә караганда алар киләсе елда “Сотворение мира” музыкаль фестивале оештырырга телиләр.

XS
SM
MD
LG