Мәскәүдә ачылган Рамазан чатырында сишәмбе - Татарстан көне. Димәк, анда бары тик татар милли ашлары булачак, хәттә татар җырчылары мөнәҗәтләр белән чыгыш та ясаячак.
Рамазан ае тәмамланганчы Мәскәү мөселманнары өчен Баш ию тавындагы «Шәһәдәт» мәчете янында Рамазан чатыры эшләячәк. Ул чатырны узган ел Төркия башкаласы шәһәр башлыгы Мәскәү мөселманнарына бүләк буларак тапшырган иде. Хәзер инде Мәскәүдә Рамазан аенының икенче яртысында Рамазан чатыры эшләү традициягә кереп бара. Беренче тапкыр, ул узган ел Төркия, Мәскәү хөкүмәте, Русиянең мөфтиләр шурасы катнашында ачылган иде. Быел Рамазан чатыры Русиянең мөфтиләр шурасы һәм «Надеҗда» дип аталган мәдәни-мәгәриф фонды ярдәмендә эшли башлады. Узган ел Рамазан чатырында һәр көн бирелгән ифтар ашлары Төркия ярдәмендә әзерләнгән булса, быел беренче көнне генә Төркия көне булды. Калган көннәрдә ифтар ашларын Русиядәге мөселманнар уздырачак. Сишәмбе көн Татарстан, тагын әле Дагыстан, Әзербайҗан, Казахстан, һәм башка милләтләр дә ифтарга үз милли ашларын әзерләп һәр көнне 250-300 кешегә ифтар ашы тәгдим итәчәк. Бу хакта Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе Рәисе Равил Гайнетдин: «Рамазан ае хәйрия ае да. Без Рамазан шатырында уздырылган ифтар ашлары белән 200 якын кешене тукландыра алабыз. Бу пәйгамбәребез сөннәтенә туры килә диде. Һәм ул Төркия хөкүмәтенә дә рәхмәтләрен белдерде. Равил хәзрәт боларны ике ил арасында элемтәләр ныгу, дуслык хисләре артү һәм хезмәттәшлек көчәю дип тә аңлатты. Равил Гайнетдин шулай ук бу ифтар ашында яһүди, христиан дин әһелләре шулай ук Мәскәү хөкүмәте вәкилләре һәм галимнәр катнашуын да әйтеп китте.
Равил Гайнетдин Рамазан чатыры ачылышында Төркиянең килгән кунаклар да бар дигән иде. Шуларның берсе, Истанбул шәһәренең Зәйтүн борыны виләдиясе башлыгы Мурат Айдын. Ул, Рамазан ае бердәмлек ае, без шатлыклар белән дә, табыныбыз белән дә, ризыкларыбыз белән дә бүлешәбез. Без бирегә килүебез белән бик шат диде. Мурат Айдын сүзләренә кушылып, Мәскәүдә еш кунак була торган профессор Невзәт Ялчынташ: « Мәскәүдә мөселман эшләренең алга барышын күреп мин бик бәхетле, бу хәл башка халыкларга да гыйбрәт булырлык», - диде ул.
Шулай итеп, Мәскәүдә «Баш ию» тавындагы «Шәһәдәт» мәчете янында Рамазан ае тәмамланганчы 250-300 кешегә ифтар ашларыф тәгдим итәчәк Рамазан чатыры эшләячәк.
Нәзифә Кәримова, «Азатлык» радиосы, Мәскәү.