Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүшәнбедә ирешелгән килешү НАТОга каршы түгел


“Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең уртак иминлеге килешүе” оешмасы белән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы үзара киңколачлы эшчәнлек турында шартнамә төзеде.

Әлеге документ Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре киңәшмәсе кысаларында, имзаланды.

“Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең уртак иминлеге килешүе” оешмасына җитәкчелек итүче Николай Бордюжа әлеге килешү НАТОга каршы юнәлдерелмәгән дип ассызыклады.
XS
SM
MD
LG