Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкара АКШны геноцид канунын кабул итмәскә чакыра


Төркия АКШны әрмәннәргә каршы геноцидны тану – ике арада мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясаячак, дип кисәтте. Бу хакта Төркия парламенты башлыгы Көксал Топтан АКШның вәкилләр пулаты башлыгы Нэнси Пелосига җибәргән хатында белдерде. Хатында ул шулай ук канунның тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында яза. Канун өлгесендә 1915-1917 еллар арасында Госманлы төрекләрнең миллион ярым әрмәнне үтерүен геноцид дип тану кирәклеге турында әйтелгән. Әнкара моның геноцид булганын кире кага.
XS
SM
MD
LG