Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Европа Берлеге белән сөйләшүләрне яңартачак


Иран һәм Европа Берлеге тиздән атом программасы турында сөйләшүләрне яңартачак. Бу хакта Иран тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Мөһәммәд Али Хөсәйни белдерде. Сөйләшүләрне Иранның атом эшләре арадашчысы Али Лариҗани һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана алып барачак. Халыкара Атом Идарәсе белән сөйләшүләр исә 9 үктәбергә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG