Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ираклий Окруашвили, әҗәт акчасы биреп, иреккә чыкты


Ираклий Окруашвили Грузия президенты Михаил Саакашвилига карата белдергән гаепләүләреннән баш тартты һәм өлешчә үзенең зур күләмдә ришвәт алырга маташуын, шулай ук хезмәтендәге кимчелекләрне таныды.

Бу хакта Грузия баш прокуроры урынбасары Николаз Гварамия хәбәр итте. Аның сүзләренчә, илнең элекке саклану министры 6 миллион доллар чамасы әҗәт акчасына алмашка иреккә чыгарылган. Президентны кискен тәнкыйтьләп чыкканнан соң, Окруашвилиның үзен дә коррупциядә гаепләп кулга алганнар иде. Окруашвили президент Саакашвилины бөтен хакимиятне үз кулына алып бетерүдә һәм үзенә ошамаган кешеләрне эзәрлекләүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG