Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Ульян өлкәсе арасында килешү төзеләчәк


Шушы арада Татарстан Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миниханов Сембергә килгән иде. Аны өлкә башлыгы Сергей Морозов кабул итте. Ике күрше төбәкнең Хөкүмәт җитәкчеләре үзара икътисади хезмәттәшлекне ныгыту һәм киңәйтү мөмкинлекләрен караганнар. Өлкә җирләрендә төрле юнәлешле берничә икътисади ширкать булдыру турында килешкәннәр. Губернатор һәм өлкәнең Хөкүмәте башлыгы Сергей Морозов белдерүенчә, ноябрь аенда ике төбәк арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзү күздә тотыла. Аның фикеренчә, бу документ уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеген ныгытачак. Морозов шулай ук ике төбәк өчен дә җитди, хәтта аларның киләчәк язмышын билгеләүче берничә проект бар, дип белдерде.

Рөстәм Миниханов фикеренчә, искиткеч бай мөмкинлекләргә ия булган Ульян өлкәсе, ниһаять, үсеш юлына басты, кыю адымнар белән алга атлый, иң мөһиме – өлкәнең икътисади мөмкинлекләре тулысынча кулланыла һәм уңай нәтиҗәләр бирә башлады. Татарстан вәкиле шулай ук Морозов җитәкчелегендәге команданың да киләчәге өметле дип саный икән.

XS
SM
MD
LG