Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Коммунистлар “Бердәм Русия"дән күбрәк тавыш җыярга уйлый


Владимир Путин “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләргә үз ризалыгын белдергәч залда җыелучылар аяк үрә басып кул чапты. Моңарчы, бу фирка әгъзалары быелгы сайлауларда ис китәрлек 75% тавыш җыярга ниятли иде, хәзер исемлек башына шундый дәрәҗәле һәм дә популяр кеше килгәч, бердәмрусиялеләр, бөтен 80, хәтта 85% тавыш җыярга уйлыйлар. Бүгенге телевидения, газеталарны карасаң, моның хәтле тавыш җыя алыр да сыман бу фирка, әмма чынлыктагы сәяси вәзгыятне белгечләр башкача күзаллый.

Коммунистлар фиркасе, ЛДПР, “Яблоко”, “Гадел русия” кебек фиркаләрне, халык кына, түгел ә кайбер белгечләр дә бүген мескеннәр дип саный. Бу фиракаләр җитәкчеләре үзләре исә бу фикер белән килешми. Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов кайберәүләрнең мондый мөнәсәбәтенә болай җавап бирде.

Монда Мироновның кәефе төшсең, ул бит Путинның фамилиясенә, кулына тагылып йөргән кеше. Башка фиркаләрнең күңеле шәп. Безнең сәяси күңелебез киресенчә күтәрелде Путин ниһаят үзен кем икәнен күрсәтте һәм кайсы фиркане яклаганын күрсәтте.

Владимир Путинның “Бердәм Русия” исемлеге белән җитәкли башлауга КПРФ лидеры Хафиз Миргалимов болай карый.

Бу вакыйга безнең өчен көтелмәгән хәл түгел, Путин иртәме-соңмы бу фиркагә килергә мәҗбүр иде. Мәҗбүр булмас иде, алда дума һәм президент сайлаулары бара. Күп кенә социолоия тикшеренүләре күрсәтә “Бердәм Русия” фиркасенең хәлләре шәптән түгел бит. 2003 елдан башлап алар илдә барган реформаларны, кавычкада әйтер идем барсын да үз өсләренә алдылар, халыкка нәрсә генә вәгъдә итмәделәр, ә халыкның яшәеш рәвеше үзгәрмәде бит киредән. Бу сайлау алдыннан безнең өчен бик яхшы ярдәм булды. Без монда Путинның сәясәтен дә, биографиясен дә, Путинның эшләмәгән һәм эшләгән эшләрен дә, президент буларак без аның критикасын да алып бара алабыз.

Бүген күр кенә мәгълүмат чараларында булачак сайлауларның нәтиҗәләрен фаразлау очракларын күрергә була. Әле берничә атна алар мондыйрак иде. Күпчелекне “Бердәм русия” ала, ә КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия” ким дигәндә 7% киртәне уза алачак. Узган атнада думадагы чаралар вакытында Минтимер Шәймие, “Вести” тапшыруына биргән әңгәмәсендә исә Коммунистлар гына көндәшлек итә ала, башка фиркаләр яшәргә хаклы ләкин аларның хәле көнләшерлек түгел дигән иде. Күп кенә сәясәт белгечләре КПРФны инде узган чор фиркасе дип атаса да, республика балшыгы бу фиркадән өметен өзмәгән.

Булачак сайлаулар нәтиҗәләрен исә, Хафиз Миргалимов болай фаразлый.

Безнең тавышыбызны урламасалар, безгә кома чауламасалар Татарстан буенча 20-25% тавышыбыз бар безнең. Сәяси тишеренү күрсәтте “Бердәм Русия” 20-25% ала, безнең 33-34%, ЛДПР 5%, Уң көчләр һәм “Яблоко” фиркаләре 1 – 2%. Ә безгә һәр көн телевидения, радио, газета аша әйтәләр, “Бердәм Русия” 70% дип, юк ул 70%, алдау бу.

Шулай итеп Татарстанда сайлау алды әзерлекләре дәвам итә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG