Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуроры санитар таләпләрне көчәйтергә боерды


Татарстан прокуроры Кафил Әмиров кешеләрнең сәламәтлекләре какшауга борчылу белдерә. Дүшәмбе көнне ул Санитар эпидемиологияне тикшерү үзәгенең баш табибы Виктор Морозовны чакырып ашыгыч киңәшмә үткәрде. Чөнки узган атнада 40- тан артык кеше Казанның “Сковородка” кафесына кереп коймак һәм салатлар ашагач , йогышлы авырулар хастаханәсенә эләккән иде. Дәвалау бүлеге башлыгы Фәридә Шиһабетдинова дүшәмбе “Азатлык” радиосына аларның күпчелегенә сальмонеллоз диагнозы куелды, дип белдерде. Татарстан прокуроры киңәшмә вакытында санитар таләпләрне үтәүне тикшереп торуны көчәйтү чаралары күрергә боерды.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG