8 октябрьдә танылган эстрада җырчысы Айдар Галимов “Татмедиа” агетлыгында октябрь ахырларында Казанда узачак концертлары алдыннан журналистлар белән очрашты.
Каләм ияләре алдына чыккач Айдар Галимов “Исәнмесез туганнар!” - дип әйтеп калган сүзләрен урыс телендә дәвам итте, озак вакыт үтмәде татарча сөйләмгә күчте. Чөнки матбугать очрашуына килүчеләрнең күбесе татарлар иде һәм алар җырчыдан туган телендә сөйләвен теләделәр.Ул үзенең русча сөйли башлавын Башкортстаннан килгән гадәт дип аңлатты, анда мондый чаралар рус телендә һәм бер кысалар эченә кертелеп уза икән.
- Менә бу матбугат очрашуы Уфада узган булса, ул Башкорстанның Русиягә кушулу юбилее кысаларында узар иде. Чөнки моны дәүләт куша, бер кая да китеп булмый. Бәлки ул юбилей Башкортстанны үстерер өчен, Мәскәүдән акча алыр өчен кирәктер дә... Менә шулай һәр нәрсә үзәкләштерелгән шул, без шундый башлык киеп кенә үсә алабыз.
Айдар Галимов шулай ук Уфада кайбер матди кыенлыклары булуын да әйтеп үтте, ул проблемалар аны күпмедер иҗатына да тоткарлыйк ясыйлар икән. Татарстан башкаласында соңгы тапкыр билгеле җырчының концертлары 2005 елның ноябрендә булган. Быелгы Казандагы “Моң артыннан моңлы сәяхәт” дип исемләнгән яңа театральләштерелгән концерт программаларына килгәндә, алар 19 ынан 28нче октябрьгә кадәр “Уникс” концертлар залында үтәчәк. Галимовның җырлы тамашасының сценарий авторы драмматург, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләк. Ни өчен “Уникс” дигәнгә, Айдар Галимов Камал театры бинасында уздырырга була, ләкин анда бик тыгыз, күп чаралар үтә, калган мәдәни үзәкләрне мин ошатып бетермим, шуңа “Уникс”ка тукталдым диде.
Әлеге очрашуда без билгеле җырчыга үзебезне борчыган сорауларны бирдек. Беренчесе, “Корыган ботак”кебек татарча иң начар җырлар бәйгесендә катнашыр идегезме? - дигәнгә ул;
- Шатланып катнашыр идем, чынлап әйтәм!Гадәти хит парадлар халыкка инде яңалык түгел, ә антихитпарад әле үзгә күренеш.
Җырчыларның антихитпарадка эләгүендә Галимов радиоларның роле зур булуын әйтте.
- Бер үк җырны кат-кат әйләдереп радиолар әнә шул антихитпарадның сафларын арттыралар да инде.
“Азатлык”радиосын тыңлыйсызмы?- дигән сорауга...
- Балачакта Германиядә хезмәт иткән абзыем радиоалгыч алып кайткан иде. Шуның белән качып-посып “Азатлык”радиосының дулкынын тотып тынлый идем. Белми, нәрсәгә кирәк булды икән инде ул миңа. Ә бүген ул вакыттагы кебек “Азатлык”ның тавышын бетермиләр дә инде, ләкин хәзер бик еш колак салып булмый. Шулай да вакытын туры китереп тыңлаштыргалыйм .- дип җавап бирде. Антихитпарад дигәннән ул бәйгедә катнашу теләген белдереп кенә калмыйча, журналистларның кайсы җырыгызны иң начар җырлар бәйгесенә тәкъдим итәр идегез дигәнгә, “Кызыл розалар”ны әйтте
Рамазан аенда көн саен ураза тотмаса да, елда үзенең нәфесен тыярлык таләпләр куя икән.
Очрашуның ахырында теле татарчага ияләшеп беткәч кенә журналистларның сораулары бетте, Айдар Галимов аларга һәрберсенә диск биреп, тәм-том белән чәйләп җибәрде.
Рөстәм Исхакый