Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык кемгә ышана?


Римзил Вәли :Әгәр дә кеше яки халык мәрткә китмәсә, аның агымдагы вакыйгаларга мөнәсәбәте, игътибары була. Ул вакыйгаларның асылын тирәнрәк белергә, мөнәсәбәтен белдерергә тели. Аның өчен нәтиҗә ясап, дөньяда, илдә, шәһәрдә, үзенең йортында ни барганын белеп, ниндидер чаралар күрәсе килә.

Менә шундый шартларда бу атнада Россия Федерациясендә Президент Путин “Бердәм Русия”нең реаль җитәкчесе булып китте, полпред Исхаков башка эшкә күчерелде, төрек-татар лицее тикшерүчеләре килеп китте, Василий Аксенов белән Белла Ахмадуллина Казанга килеп, татар халкына ихтибарын күрсәттеләр. Алданган йорт төзүчеләр турында шактый кызу бәхәсләр барды. Мәктәп программаларында региональ компонентны кыскартуга каршы Татарстан Дәүләт Советының, Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен Думаның парламент тыңлауларында да караганнар дип ишеттек.

Менә шундый катлаулы шартларда абруйлы фикер иясе итеп кемне кабул итәргә? Безнең мәнфәгатебез, татар мәнфәгате кайда дигән темага “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашалар Татарстан Дәүләт Советы комитеты җитәкчесе, Тукай бүләге иясе шагыйрь Разил Вәлеев, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин, Казан Дәүләт Университетының студенткасы, булачак журналист Алсу Мәҗитова.

Разил Вәлеев. Сез санаган вакыйгаларның һәммәсе дә мөһим. Алар бер-берсенә бәйләнгән. Ә бер караганда бер-берсенә бәйләнмәгән булып күренсә дә, мәсәлән, Путинның “Бердәм Россия”нең лидеры булуы һәм Камил Исхаковның бүтән эшкә күчүе. Яисә, мәктәп программасында милли региональ компонентларын гамәлдән чыгарырга тырышу – шундый закон Русиянең Дәүләт Думасында кабул ителә. Әммә ләкин һәммәсе бер-берсенә бәйләнгән. Дәүләт Думасында Россия хөкүмәт тарафыннан Россиянең кайбер законнарына үзгәреш кертү турында законопроект тәкъдим ителде. Ул законопроектында киләчәктә Россия Федерациясендә мәгариф системасында милли региональ компонентлар булмаска тиеш дип куйдырттылар. Төбәкләр үсеше буенча министр урынбасары Камил Исхаков та читтә калмаячак. Ул региональ сәясәткә турыдан туры кагылган. Әгәр дә Василий Аксенов белән Бэлла Ахмадуллина Казанга килгән икән, ул безнең рухи дөньябызга турыдан-туры карый. Чөнки мондый вакытларда без кайбер бәхәсле фикерләр ишетәбез. Безнең милләт кешеләреме алар, милләткә хезмәт итәләрме алар? Боларның һәммәсе дә мөһим. Әмма ләкин иң мөһиме – Русиядә мәгариф системасына үзгәрешләр кертергә тырышу. Ул закон формасында тәкъдим ителә. Законга үзгәрешләрне, Россия Дәүләт Думасы һәм хөкүмәт бергә эшләгәннәр, алар киләчәктә региональ компонентны калдырмаячаклар. Ул вакытта татарча укытуны да, татар әдәбиятен дә, Татарстан тарихын укыту да, культурология дәресләрен дә ничек укытабыз, ничә дәрес салабыз – боларның берсен дә үзебез хәл итәячәк алмыйбыз. Алар һәммәсе дә Мәскәү тарафыннан хәл итәчәк. Бу безне бик борчый.

Римзил Вәли. Бу куркыныч татарга яки башкортка гына түгел, 160 милләтле Руссиягә яный...

Разил Вәлеев. Бүгенге көндә Татарстанның милли мәгариф системасы юкка чыкса, мин татарларның язмышын күзгә китерә алмыйм. Милләтебез гел уңышлар белән генә яшәми, аның киләчәге шактый катлаулы. Ә менә шушы чорда милли мәгарифнең тамырына балта чабу – закон кабул итү безне бик шөбһәгә сала.

Римзил Вәли. Бу атнада Думада тыңлаулар булган. Анда нинди хәлләр бар, сезгә әйттеләрме?

Разил Вәлеев. Русия, Дума безгә мондый чаралар турында һәрвакыт әйтеп килә иде, нинди парламент тыңлаулары була, нинди киңәшмәләр була. Бер ай алдан безгә чакыру җибәрәләр иде, без һәрвакыт катнаша идек. Россиянең милли сәясәт турында законопроект буенча парламент тыңлауларында да булдык. Хәтта рус теле турында законопроект кабул итү тыңлауда катнаштык. Ә безнең өчен иң мөһим законопроект буенча фикер алышуларга чакырмадылар. Ул хакта “Известия” газетасы корреспондент аша гына ишеттек. Ул миңа кичә шалтыратты: “Әле генә парламент тыңлаулары булды. Анда Татарстан Дәүләт Советының шушы законопроектына карата мөрәҗәгате бик тиеш телгә алынды, бәхәснең үзәгендә торды”.

Римзил Вәли. Ә Казаннан кеше булмады икән?

Разил Вәлеев. Беркем булмады, беркемне дә чакырмадылар. Алар шикләнгәннәрдер, чөнки аларның законы турыдан-туры Россиянең Конституциясенә алтмыш сигезенче статьясенә өченче пунктка каршы килә. Анда болай дип язылган: “Россия Федерациясе Россиядә яшәүче халыкларының телләрен саклау өстенә гарантия бирә”.

Мансур Мортазин. Сез вакыйгаларны кайдан беләсез, кемгә күбрәк ышанасыз дигән сорауга җавап бирәсе килә. Бу нинди вакыйга булуга бәйле. Мәсәлән, ниндидер кадрлар алмашыну турында әйтелә икән, әлбәттә, монда Президентына үзенә ышанмаска мөмкин түгел. Бәяләр арту буенча хәбәр таратыла икән, бу очракта халыкка ышанабыз.

Римзил Вәли. Этнокультура компоненты турында сөйләгәндә Разил Исмагиловичка ышанасызмы, Думагамы, “Известия” хәбәрчесенәме, яки башка мәгълүмат чараларымы?

Мансур Мортазин. Бу очракта Разил әфәндегә ышанам, чөнки ул бу мәсьәлә белән күптән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә.

Римзил Вәли. Ә чәршәмбе көнне булган парламент тыңлавы турында каян ишеттегез?

Разил Вәлеев. Гадәттә халыкта яман эшне качырып эшлиләр. Яхшы эшне гомумән реклама биреп, кычкырып әйтәләр: мин моны эшләдем. Ә яман эшне әшләгәндә, кешегә күрсәтмичә эшлиләр. Бу очракта да шулай. Безнең каникул булган вакытта, Россиянең сиксәннән артык төбәк парламенты бар, алар һәммәсе дә июль-август аенда каникулда булалар, шул вакытта хөкүмәт тарафыннан безгә законопроект җибәрелде, ә без беребез дә эштә түгел. Беренче сентябрьдә безнең эшкә чыгу белән закон кабул ителде. Бу закон Россия Федерациясендә халыклар үсешенә зыян китерә торган закон дип сызыклап, Россия Дәүләт Думасына, Федерация Советына, хөкүмәт башлыгына, Путинга мөрәҗәгать белән чыктык. Бу законыга газеталарда бик матур пропаганда барды. Мәгарифкә кагылган мәкаләләрдә мондый нәрсә чыкты: “Балалар бүгенге көндә артык күп укыйлар. Аларга кайбер дәресләрне киметергә кирәк”. Психологлар, табиблар шуны әйтәләр. Нервылары бозыла, балалар йоклый алмыйлар, психологиясенә зыян китерә, дип сөйлиләр. Халыкны ышандыралар инде, хәзер дәресләрне киметмәкче булалар. Татар теле хисабына, татар әдәбияте хисабына, татар тарихы хисабына...

Алсу Мәҗитова. Дәресләр кыскарту турында мин хәбәр әйтә алам. Ул мәктәптә укытучы булып эшли. Өйгә кайтып, ул безгә бөтенесен сөйли. Бу атнаның иң мөһим вакыйгасы мин Путинның “Бердәм Россия” фиркәсен җитәкли башлаганын әйтәр идем. Бу хәбәр турында без лекция алдында җыелып, бәхәсләшеп тә алган идек. Мин үзем хөкүмәткә оппозицияда торган кеше, шуңа күрә безнең бәхәснең иң төп темасы – без тоталитар режимга бармыйбызмы? Күренеп тора, “Бердәм Россия” партиясе бик каты пиар ясый, сайлауда халыкның зур өлеше “Бердәм Россия” фиркәсен сайлыячак. Ә бу киләчәктә берпартиялеккә китәрмәс микән һәм Путин бу тоталитар дәүләтнең башында тормас микән, дигән сораулар туа. Мин үзем дә бу мәсәләләр турында борчылам.

Разил Вәлеев. Алсуның фикерләре бик кызык. Тоталитар режим хакында бер мәзәк сөйләгәне дә бар. Имеш, революциядән татар халкы бик ныгып китә. Зур Татарстанны оештырырга булмакчы булалар, татар белән башкортны кушып. Әйтә башладылар, әгәр дә татарларга шундый зур дәүләт бирсәң, Россияда татаритар режим була. Ленин бит “р” хәрефен әйтә алмый, “тоталитар режим безгә кирәкми” дигән. Ленин “р” хәрәфен әйтә алмаганнан чыккан сүз турында мәзәк бар.

Мансур Мортазин. Мин өч вакыйганы бик әһәмиятле дип саныйм. Алар бер-берсенә бәйле. Бу Исхаковның урыннан китү, икенчесе – төрек-татар лицеен тикшерү, өченчесе – мәктәпләрдә региональ компонентларны кыскарту. Бөтенесендә дә татарлар катнашкан. Без бердән-бер өстә кешебез бар, дип йөргән идек. Исхаковның эшеннән алынуы безнең өчен сигнал булды. Бу нәрсә дигән сүз? Бик сирәк кенә татарлар Россия күләмендә җитәкчелеккә үренә башлаган иде, хәзер шуларны әкеренләп алумы бу? Төрле фикерләр уята монысы.

Римзил Вәли. Әйтәләр, бөтен акчаны – триллион акчаны – Козакка бирәләр дә, аны Исхаков бүлеп утырачак, аның позициясе көчәеп китә. Бөтен регионнар белән аннан идарә итәчәкләр. Җиде округ урынына Козакның җиде замы гына калырга мөмкин. Бер тыңлаучыбыз шалтырата: “Сиздегезме, Путин хөкүмәтенә ике хатын-кыз алды. Хәзер инде полпредларны үзенә күчерә”. Күпме фикер бар, баш бутарлык. Кемгә ышанырга?

Мансур Мортазин. Путин идарә иткән вакытта мондый баш бутый торган әйберләр әле күп булыр. Монда гаҗәпләнәсе юк, чөнки аның ни әйтергә теләгәнен бер кемдә белми.

Разил Вәлеев. Мин бер партияне дә хурларга җыенмыйм. Чөнки халыкка яманлык эшләргә теләп оешкан партия була алмый. Аларның программаларын укып карагыз, һәммәсе дә алдаша. “Бердәм Россия” эчендә дә төрле фикерләр бар, һәммәбез дә кеше бит. Һәрбер кешегә үз фикерен әйтергә мөмкинлекләрне читкә куймасыннар иде, нинди партия булсада.

Римзил Вәли. Казанлылар нинди партияләргә, нинди җитәкчеләргә күбрәк ышана икән?

Беренче урынга галимнәрне, иҗатчыларны куям. Мин аларның сүзләренә күбрәк ышанам. Икенче урынга – Россия Президентын, өченче – үзәк матбугатны.

Беренче сорауга мин Татарстан Президентын куяр идем, чөнки ул ялгышмый, ул күрсәткән юл буенча барабыз. Икенче урында – Россия Президентына, өченче урынны партияләргә бирер идем.

Үз сүземә ышанам гына. Мин дөресне әйтәм.

Горурланып, үзебезнең Татарстан Президентына ышанам. Ул Татарстанны югары дәрәҗәгә күтәрде. Аннан, Президентның кул астында булган депутатларга ышанам. Өченче урынны чит ил мәгълүмәт чараларына бирер идем. Хәбәрләрне “Евроньюс” каналыннан алам. “Азатлыкны” еш тыңламасам да, яратам.

Беренче урынны бер кемгә дә бирмәс идем. Икенче урынны – Россия Президенты. Өченчесен – Татарстан Президентына.

Беренче урынны бирер идем дусларыма, туганнарыма, мин аларны кечкенәдән беләм, алар мине алдаганы юк иде. Икенче урынны – депутатларга. Нәрсә булса да, эшлиләрдер. Өченче урын – республика каналы.

Беренче урын – чит ил мәгълүмәт чаралары, “Азатлык”ны тыңлыйбыз. Икенче – Россия каналлары. Россияда яшибез, Президентка ышанабыз – аңа өченче урын.

Мин билгеле галимнәребезгә бик ышанам. Аларның сүзләрендә ниндидер мәгънә, халыкка якынлык сизәм. Һәм әлбәттә, Президентыбызга ышанам. Ул безнең атабыз да, анабыз да. Дин кешеләрен дә олылыйм, хөрмәт итәм.

Мин иң беренче чиратта үземнең эчке тавышыма ышанам. Дин эшлеклеләргә дә ышанам, алар булган вакыйгаларга дини фикерләрен белдерәләр.

--Сәясәткә татар журналистларының теше үтми, кызганычка каршы. Бу атнада булган вакыйгалар бик күп фикерләргә этә. Бу вакыйгалар безгә, татарларга кагылышлы. Ләкин аларга тулы аналитик мәкәлә язган кеше юк. Минем гәҗитем – шәһәр гәҗите. Шәһәрдә, кызганычка каршы, үз телен белмәүчеләр яши. Бу турыдан-туры гәҗитнең тиражына суга. Әгәр дә мәктәпләрдә татар дәресләрен киметәләр икән, бу тиражыбызга тагын сугачак. Мин бу проектка бик куркып карыйм.

Римзил Вәли. Йомгак ясап, ачыклык кертәргә иде. Кайсы мәгълүмәт чыганагына, кайсы сәяси лидерга, фиркәгә күбрәк ышанабыз?

Алсу Мәҗитова. Күбесенчә ышанам бәйсез каналларга. Мәсәлән, “Эхо Москвы”. “Татар радиосына” караганда аны тыңлау файдалырак дип уйлыйм. Хәзер Интернетта sagolovki.ru дигән сайтта чит ил мәглүмәт чараларындагы кызыклы язмаларны укый алам. Бик шулай эшлим дә.

Римәил Вәли. Ә татарча бармы андый чыганаклар?

Алсу Мәҗитова. Татарча Интернетның үсеш дәрәҗәсе бик түбән. Шуңа күрә күбесенчә рус яки чит тел мәгълүмат чараларына игътибар итергә туры килә. Мин президентка яки депутатларга ышанырга бик сак белән генә карыйм.

Разил Вәлеев. Мин гомумән үз башымда фикер булган кеше. Мин беркемгә дә йөз процентка ышанмыйм. Президент булсынмы, депутат булсынмы, студент булсынмы, журналист булсынмы – бөтен кеше ялгышырга мөмкин. Мәгълүмат беркайчан да җитми. Мин бик теләр идем немец, француз, америка, япония мәгълүмате белән танышырга, әмма ул хәтле телләрне белмим. Чит илләрдән килгән матбугат безгә барып җитми. Җитәкчеләренең әйткән сүзләренә бер өлешенә ышанам, бер өлешенә ышанмыйм.

Мансур Мортазин. Мин инде әйткән идем, мәгълүматның төренә карарга кирәк. Алсу күбрәк бәйсез каналларына ышанам, диде. Без “Новая газета”ны демократик газета дип саныйбыз. Бер-ике атна элек анда шундый мәкалә чыккан иде, Анна Политковскаяның бүләген Америкага алырга барганнар. Анна Политковская кебек Чечняга йөри торган бер журналист барган, анда Буш белән очрашкан. Буш сораган, ничек анда сезнең Президентыгыз. Журналист мин Президентны яратмыйм, шуңа күрә бөтенесен сөйләп бирдем, диде. Ни өчен мин моны сөйлим, һәрбер бәйсез мәгълүмәт чаралары да кемгәдер бәйле. Акча белән бәйле. Кемнедер сүккән өчен акча түлиләр. Шуңа күрә беркемгә дә йөз процентка ышанып булмый.

Римзил Вәли. Ахырда бер мәзәк сөйләргә рөхсәт итегез. Хуҗа Насретдинга күршесе килгән: “ишәгеңне биреп тор әле”. Ишәгем юк шул, дигәч, абзарда ишәк кычкырганы ишетелгән. Күрше “әнә бит абзарда ишәк кычкыра” дигәч, “Син аксакалга ышанасыңмы, абзардагы ишәккә ышанасыңмы?” дип әйткән. Хәзерге тормышта да еш кыга үз колагыңа, үз күзләреңә түгел, ә «Хуҗа Насертдин» бабайның шома сүзләренә ышанырга кала. Шундый хәлдәге халыкка мәгълүмат чаралары һәм сәясәтчеләр юл күрсәтсә, бәлки демактратия күбрәк булыр иде.

XS
SM
MD
LG