Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда гыйсьянчыларга каршы һөҗүмнәр дәвам итә


Пакыстанның Әфганстан белән чигендәге төбәктә террорчыларга каршы операция барышында ким дигәндә 150 гыйсьянчы үтерелгән.

Хәрби җитәкчелек хәбәрләренә караганда, ике тәүлектән артык барган сугышларда Пакыстанның да 45 гаскәрие һәлак булган.

Хәрби чараларда Пакыстан армиясе артиллерия белән һава көчләрен дә файдалана. Халык яшәүче авыллар да ут астына эләккән. Тыныч кешеләр арасында да корбаннар булуы турында хәбәр ителә.

Пакыстанның бу төбәгендә Әфганстаннан качкан талиблар һәм “Әл-Каида” сугышчылары да сыену таба. Аларга җирле халык та теләктәшлек белдерә.
XS
SM
MD
LG