Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы шартлауларда дистәләрчә кеше зыян күргән


Гыйракның төньягындагы Байджи шәһәрендә булган ике шартлауда ким дигәндә 22 кеше һәлак булган һәм дистәләрчәсе яраланган.

Гыйрак полициясе хәбәрләренә караганда, шартлаткычлар куелган ике машина бер үк вакытта диярлек күккә оча. Бер шартлау Байджи полициясе башлыгы йорты янында булган һәм ул яраланган.

Икенче шартлау “Әл-Каида” сугышчыларына каршы хөкүмәт хәрбиләре ягында көрәшүче җирле сөнниләр гаскәриләре отряды җитәкчесе йорты каршында оештырылган. Һәлак булучылар арасында тыныч кешеләрнең дә күп булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG