Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка сак хезмәте гыйраклыларга зур күләмдә акча түләргә тиеш


Гыйрак хакимиятләре АКШның “Блэкуотер” сак хезмәте, сентябрь аенда Багдадта 17 тыныч кешене үтергән өчен, миллионарча доллар акча түләргә тиеш дип таләп итә.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәрләренә караганда, “Блэкуотер” оешмасы һәр үтерелгән кеше өчен аның гаиләсенә 8-әр миллион, ә җәмгысе 136 миллион доллар акча түләргә тиеш.

Гыйрак хакимиятләре АКШның сак хезмәте вәкилләрен тыныч кешеләрне ялгышлык белән түгел, ә аңлы рәвештә үтерүдә гаепли. “Блэкуотер” шәхси сак хезмәте Гыйракта американ дипломатларын һәм чит илләр ширкәтләре хезмәткәрләрен саклый.
XS
SM
MD
LG