Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Газпром” белән Украина килешү төзеде


“Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер белән Украина ягулык һәм энергетика министры Юрий Бойко Русия газы өчен Украина бурычлары мәсьәләсен көйләү турында Мәскәүдә килешү имзалады.

Килешүдә билгеләнүенчә, миллиард доллардан артык бурыч бу елның 1 ноябренә капланырга тиеш. Әгәр бу эш тормышка ашмаса, “Газпром” Украинаның түләмәгән акчасына бәрабәр күләмдә газ бирүне кыскартачак.

Газ бурычы мәсьәләсе Русия белән Украина хөкүмәтләре башлыклары Виктор Зубков белән Виктор Януковичның Мәскәүдәге очрашуы вакытында да тикшерелгән иде. Зубков сүзләренчә, бурычның зур гына өлеше Украина саклагычларындагы газны “Газпром-экспорт” милкенә күчерү хисабына капланачак.
XS
SM
MD
LG