Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы милли сәясәт концепциясе өлгесендә татар мәнфәгате читтә калмыймы?


Татарстанда яшәүче халыкларның мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерәчәк милли сәясәт концепциясеннән “татар халкы мәнфәгатен дә кайгырта” дигән сүзләр төшеп калырга мөмкин. Бу хакта әлеге документ өлгесен әзерләгән галимнәр төркеменең җитәкчесе Дамир Исхаков 8 үктәбердә булган фикер алышудан соң хәбәр итте. “Проект башына язылган иде Татарстан республикасы Татарстан халыклары һәм татар халкы мәнфәгатьләрен яктырта, дип. Безнең Татарстан конституциясендә булган формула инде. Анда күпмилләтле халык һәм безнең татар халкы турында сүз бара. Оештыру комитетында үткән дискуссия вакытында “татар халкы” дигән сүзне алып, “күпмилләтле Татарстан халкы” дигәнне генә калдырырга тәкъдим иттеләр. Моның белән бөтен кеше килешмәсә дә шундый формула кереп китәр дип уйлыйм мин. Бу хәл Русиядәге хәзерге сәясәткә туры килә һәм кайбер сәясәтчеләр шуннан чыгып эш иткәннәрдер дип уйлыйм. Монда татарларның бит күп кенә ватандашлары бар. Менә ул мәсьәләне дә кертергә тырыштык без концепциягә. Шуны тикшергән вакытта Казандагы урыс җәмгыятьләренең берсенең җитәкчесе Александр Салагаев: “Монда урыслар турында сүзләр әзерәк язылган”,- дип ризасызлык белдерде”,- ди Дамир Исхаков. Галим сүзләренчә, милли сәясәт концепциясе тирәсендә алга таба да җитди бәхәсләр булырга мөмкин. Әле бу документ тормышка аша башлаганчы, аның язмышы башта Татарстан халыклары ассоциациясе карамагына, аннан соң 3 ноябрьдә булачак Татарстан халыклары корылтае делегатларына да тапшырыла. Аннан соң гына бу өлгене Татарстан дәүләт шурасы караячак.

“Татарстан халыкларының милли концепциясе нигезендә милли сәясәт корылып, Татарстан халыкларын үстерү программасын эшләү дә күз алдында тотыла”,- ди Дамир Исхаков. Әмма нигезендә милли үзаңны да үстерү каралачак бу программага да Русия ягыннан куркыныч янарга мөмкин. “Татарстанда күптән яшәүчеләрнең монда тарихларын, телләрен, мәдәниятларын укыту мәсьәләсе дә каралачак. Аларны укыткан вакытта билгеле милли аңга уңай тәэсир ясамыйча булдыра алмый. Русия күләмендә килеп туган тагын бер мәсьәлә- мәктәпләрдә региональ компонентны бетерү карала башлады. Әгәр дә андый канун тормышка ашса, билгеле бу проблема катлауланачак”,- ди Дамир Исхаков.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG