Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чарасызлыктан егетләр хезмәт итеп кайтуны сайлый


Хәрби комиссариаттагы табиблар армия сафларына чакырылучыларны иләк аша үткәрмәсә, Ватанны психик яктан авыручылар, акыл ягыннан зәгыйфъ кешеләр саклар иде. Чөнки яшь егетләр арасында мондый авыру белән чирләүчеләр күп очрый. Әлмәт шәһәре хәрби комиссариатының өлкән табибы Гүзәл Хасанова бу турыда болай ди.

Соңгы елларда психиатрия буенча авыручылар күп очрый. Акыл ягыннан артта калу, башка психик авырулар белән чирләүчеләр табыла. Бу бездә зур проблема инде. Эчке авырулар, башка төрле чирләр беренче урында түгел. Үткән елны хәрби комиссариатта тикшерү үткән мәктәптә укучы егетләрнең күбесенә акыл ягыннан артта калган дигән диагноз куелды. Авыл мәктәпләрендәге аеруча мондый диагноз алганнары күп.

Күрәсең, җәмгыятьнең китекләре, җитешсезлекләре, төрле социаль проблемалар яшь егетләрдә чагылыш таба.

Татарстанның нефть төбәге булып саналган Әлмәт шәһәре экологик яктан начар булып санала. Анда һава, су проблемасы үзәктә тора. Шуңадырмы, яшь егетләр арасында Әлмәттә сау-сәламәтләре бик сирәк очрыйдыр. Таза, сәламәт егет килсә, без бик шатланабыз, - диләр табиблар. Шулай да әлмәт табиблары яшь егетләр арасында психик һәм физик авыруларның күп булуының сәбәбен экологик проблемадан күрми.

Мин үзебезнең район экологик яктан начар дип әйтмәс идем. Берәр төрле чирләр күбрәк булса да, моның сәбәбе башкада. Безнең нефть төбәгендә яңа технологияләр бар, шуңа авыруларны да ачыклау яхшы үткәрелә. Ә башка районнарда күрсәткечләр буенча сәламәт егетләр күрәк, чөнки аларда яңа технологияләр юкһәм авыруларны ачыклау начар оештырыла.

1 октябрьдән Русиядә хәрби хезмәт сафларына көзге чакыру башланды. Ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә алыну тәртипләре быел үзгәрешләр кичерде. 2007 елгы чакыруга керүчеләрнең иң зур үзенчәлеге –бу солдатлар соңгы тапкыр ел ярым вакыт хезмэт итүчеләр. 2008 елның языннан солдатлар армия хезмәтендә 12 ай хәрбиләр тәртибе буенча яшиячәк. Шуңа күрэ артык ярты елны хезмәт итәргә теләмәүче егетләр ничек тә булса табиблар куйган диагнозны кире кагырга, язгы чакыруга калырга телиләр. Төрле авырулар белән чирләүләре сәбәбендә армия сафларына бармаска мәҗбүр булучылар да бар. Хәрби хезмәткә егетләрнең күбесе армия сафларына бару теләге белән килә, - ди Гүзәл Хасанова

Без күбрәк олырак яшьтәге егетләрне чакырырга тырышабыз. Алар инде үз чмратында, аңлап, белеп киләләр, армия сафларына да күбесе теләк белән китә.

Егетләр хәзер үз теләкләре белән армия сафларына китә. Чөнки еш кына эшкә алганда да хуҗалар егетләрнең хәрби билетлы булуын таләп итә. Хәтта шәхси эшмәкәрләр дә. Чарасызлыктан егетләр хезмәт итеп кайтуны сайлый.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG