Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан хәрбиләре гыйсьянчыларга һөҗүмнәрен дәвам итә


Пакыстанның төньяк-көнчыгышындагы Әфганстан белән чигендәге төбәктә террорчыларга каршы хәрби чаралар дәвам итә. Ил хәрби җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, анда дүрт көн барган сугышта 200дән артык талиб һәм “Әл Каида” сугышчылары үтерелгән. Пакыстанның үзенең дә 47 гаскәрие һәлак булган.

Хәрби чараларда Пакыстан армиясе артиллерия белән һава көчләрен дә файдалана. Халык яшәүче авыллар да ут астына эләккән. Тыныч кешеләр арасында да корбаннар булуы турында хәбәр ителә.

Пакыстанның Вәзиристан төбәге Әфганстаннан килгән талиблар һәм “Әл-Каида” сугышчыларының яшеренү урынына әверелде. Алар җирле халык тарафыннан да яклау таба.
XS
SM
MD
LG