Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николя Саркози Русиядә эш сәфәрендә


Тәһранның атом коралы җитештерергә омтылуы турында Мәскәүгә берни дә мәгълүм түгел. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин бүген, Кремльдә Франция президенты Николя Саркози белән сөйләшүләрдән соң, белдерде. Шул ук вакытта Русия Иранның атом программасына карата дөнья җәмәгатьчелеге борчылуын уртаклаша, диде В. Путин.

Саркози да үз чиратында Иран мәсьәләсендә дә, башка халыкара көнүзәк мәсьәләләрдә дә Франция белән Русия үз карашларын якынайтуга иреште, дип белдерде.

Мәскәүдә бүген Владимир Путин белән очрашу алдыннан Саркози Русия хакимиятләрен кеше хокукларын һәм демократия принципларын бозмаска чакырды.

Ике ил президенты сөйләшүләрендә үзара мөнәсәбәтләр, Русиянең Европа берлеге белән хезмәттәшлеге, Косово һәм Иран атом программасы мәсьәләләре тикшерелде. Аннан соң ил башлыклары матбугат очрашуы оештырды.

Бүген Николя Саркози Русиянең кеше хокукларын яклаучылары белән дә очраша.
XS
SM
MD
LG