Accessibility links

Русиядәге коррупция җәмгыятькә куркыныч тудыра


Русиядәге коррупция, бар җәмгыятькә җимергеч тәэсир ясап, илнең иминлегенә куркыныч тудыра, дип белдерде “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе, Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов. Бүген ул “Гадел Русия” каршындагы коррупциягә каршы советның утырышында чыгыш ясады.

Сергей Миронов сүзләренчә, бюджеттан бүленүче акчаларның 60 проценттан 70 процентына кадәресе генә тиешле урынга барып җитә, ә калганнары урлана. С. Миронов фикеренчә, илдә чын күпфиркалелек булдырылса, коррупциягә каршы көрәш тә нәтиҗәлерәк булыр иде.
XS
SM
MD
LG