Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа имамына илдән куылу яный


15нче май Уфа имамы Сәид Байбурин тоткарланып, машинасын тикшергәндә шартлаткычлар табылуын хәбәр иткән иделәр. Имам үзе моны милиция оештыруы дип бәяләде. Уфаның Киров районы мәхкәмәсен аны бу мәсъәләдә гаепсез дип тапты һәм икенче бер гаеп белдереп, тоткарлау вакытын 14нче ноябрьгә кадәр озынайту турында карар чыгарды. Яңа карарга ярашлы, ул экстремизмда гаепләнә. Шул ук вакытта махсус комиссия аны илдән куу мәсъәләсен дә караган. Аңа имамның адвокаты чакырылмаган. Билгеле булуынча, Байбурин Казахстан ватандашы. Ләкин Русиядә канунга ярашлы рәсми теркәлгән булган. Байбуринның адвокаты Светлана Авджаева имамны илдән куу нигезсез, аны ярты елга якын тикшерү изоляторында тотулары өчен җаваплылыктан качу максатыннан оештырыла дип белдерде.
XS
SM
MD
LG