Accessibility links

Әдәбият өлкәсендәге Нобель бүләгенә Британия язучысы лаек булды


Әдәбият өлкәсендәге быелгы Нобель бүләгенә Бөекбритания язучысы Дорис Лессинг лаек дип табылды.

Нобель бүләге комитеты аны “хатын-кыз тәҗрибәсе ельязмачысы” дип атаган.

Дорис Лессинг 1919 елда Иранда туа. Аның балачагы һәм яшьлеге Африкада үтә. 1950 елда аның “Җырлый үлән” дип исемләнгән беренче романы дөнья күрә. Аннан соң Лессингның башка романнары да, Африка сәяхәте көндәлекләре дә укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.
XS
SM
MD
LG