Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Ураза гаетенә әзерләнәләр


Җомга көнне барлык мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе соңгы көн ураза тотылды. Татарстанда да Гаеткә әзерлек бара. Төп бәйрәм намазы “Кол-Шәриф” мәчетендә укылачак. Гает намазаы беткәнче шулай ук ризыктан тоелып тору сорала. Ә гомумән бәйрәм көнендә тәмле ризыклар пешерү, бер-береңне котлау тиешле.

Бер ай дәвамында мөселман дөньясы гөрләп торды - Татарстанда ифтар ашлары узды, тәрәвих намазлары укылды. Махсус кичәләр дә оештырылды. Шундый чараның берсендә “Мәрҗәни” мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин:

Элек “Мәрҗәни” мәчетендә качып-качып кына ифтар уздыра идек. Хәзер кафеларда, рестораннарда үтә.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин әйтүенчә, хәзер авыз ачтырырга теләүчеләр бик күп, хәтта Төркиядән хәтле килеп ифтар мәҗлесләре оештырганнар. “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов быел Казан мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре бик оешкан төстә узды дип белдерде. Казан җитәкчесе Илсур Метшин башкаланың һәр мәчетенә моның өчен акча, мохтаҗларга азык-төлек биргән. Үзе дә ифтар ашы үткәргән Казан Думасы депутаты Фәрит Мифтахов:

Быел яшьләр күпләр килде ифтар мәҗлесләренә.

Рамазан аенда хәтта Татарстанда аракы сату да кимегән. Мәсәлән “Рамстор” кибетендә ул 15 процентка азайган.

Ураза вакытында аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Быел “Идел-Хаҗ” фонды 1 меңнән артык азык-төлек җыелмасы әзерләгән. Уразаның бер шарты ул фитыр сәдакасы бирү. “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов:

Мохтаҗлар, мескеннәр бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздырсын өчен аларга фитыр сәдакасы бирелә. Әлеше сәдаканы һәр мөселман бирергә тиеш. Аның из аз күләме – 20 сум.

“Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил Юнысов шулай ук Ураза Гаете шартлары белән дә таныштырып узды. Рамил хәзрәт Юнысов:

Гает көнендә мөселман кеше матур киемнәрен киеп мәчеткә барырга тиеш. Иртәнге намаз 6да, аннары Коръән уку башлана, бәйрәм вәгазе җиде тулырга 15 минутта башлана, ә сигезенче яртыда 8нче яртыда. Аннары халык өйләренә тарала. Ул көнне бәйрәм өстәле әзерләнергә тиеш, туганнарны котлау зарур.

Рамил хәзрәт Юнысов әйтүенчә, төп гает намазын мөфти Госман хәзрәт Исхакый “Кол-Шәриф” мәчетендә укыячак 8 нче яртыда. Шулай ук башка мәчетләрдә дә бәйрәм намазы булачак. Аңа кадәр ашамый тору саваплы дип санала. Ураза Гаете бәйрәме 3 көн дәвам итәчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG