Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Нобель тынычлык бүләген Татарстаннан кемгә бирер идегез?


- Күп бит алар , мин бөтенесен дә белеп бетермим, бәлки дөрес итеп әйтмәм.

- Бик авыр әйтүе, шикләнәм әйтә алмыйм.

- Барыбызда шул тынычлык булсын өчен тырышабыз.

- Рәзил Вәлиев, ул- абсолбют толерант кеше. Мин аның китапларыннан, чыгышларыннан укып әйтәм.

- Эшчеләр арасынннан берәрсенә . Юк әйтә алмыйм.

- Кешенең тынычлыгы өчен безнең Президент Минтимер Шәймиев. Бик күп эшләр эшләнә бөтен республика буенча кеше тынычлыгын булдырыр өчен.

- Шагыйрь бер кеше бар, Роберт Миңнуллин. Аның шигырьләре тынычлыкка өнди. Бик күп композиторлар аның шигырьләренә җырлар язалар.

- Нобель Премиясен тынычылык өчен Татарстан президентына бирер идем. Ул “Бердәм Русия” фиркасендә дә эшли. хәзер республикада тыныч.

- Беркемгә дә бирмәс идем.

- Безнең Татарстандагы тынычлык өчен мин Шәймиевкә бирер идем.Чөнки бөтен халык тигез бездә тынычлык бездә . Элек безне урыслар да түбәнсетәләр иде, ә хәзер бездә тигезлек. Шуның өчен мин аңа бирер идем. -Әйтә алмыйм, чөнки мин фән өлкәсендәге казанышларны белмим.

Туфан Миңнуллинны мин әйтер идем. Аның “Әлдермештән Әлмәндәр” дип аталган әсәре бик көчле әсәр.

-ТНВ кампаниясен кем төзегән, дөньяга китергән менә шуларга биерргә мөмкин .

- Мин уйлыйм Минтимер Шәймиев бик зирәк, гакыллы, хикмәтле сәясәтче, дип. Русия Федерациясенең бик тотрыклы республикаларының берсе булып торган Татарстаннның бүгенге үсешенә , аның иктисадый һәм сәясәт яктан тотрыклылыгына Минтимер Шәймиевнең кертән өлеше зур. Мн аңа бик рәчмәтлемен.

- Берәр җырчыга бирер идем мин. Илһам Шакировка бирергә була. Аның җырлары безнең илнең бөтен тынычлыгына да тәэсир итә.

- Мин тик фәкать Минтимер Шәймиевкә бирер идем. Әзербайҗан журналисты да аны тик яхшы яктан гына исендә йөртә. Бик мактады әле аны, бер көнне сөйләшеп утырганда, фикерләре ныклы, тирәнтен уйлый торган бик зирәк сәясәтче, диде ул .

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG