Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты көрд милләтчеләренә карата хәрби чараларны тикшерәчәк


Төркия парламенты ил хөкүмәтенең Гыйракның төньягындагы көрд милләтчеләренә каршы хәрби хәрәкәтләр башлау тәкъдимен киләсе атнада караячак. Бу хакта хакимияттәге фиркадән сайланган депутат хәбәр итте.

Элегрәк Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган бу тәкъдимнең парламентка 11 октябрьдә үк тапшырылачагы турында әйткән иде.

Әнкара, күптән түгел Гыйрак чигендә үтерелгән 20дән артык төрек хәрбие һәм тыныч кешесе өчен, көрд милләтчеләрен гаепли. АКШ, Европа Берлеге һәм Русия Төркияне Гыйракка басып керүдән тыелырга өнди.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG