Accessibility links

Мәхмүд Аббас ХАМАС төркеме тәкъдимен кире какты


Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас Газа сызыгында хакимиятне үз кулына алган ХАМАС төркеменең сөйләшүләр башлау тәкъдимен кире какты. Аббас җитәкләгән “Фатх” хәрәкәте ХАМАС белән сөйләшүләр фәкать ул Газа сызыгында хакимиятен туктатса, гаеплеләрне мәхкәмәгә тапшырса һәм фәләстин халкы алдында гафу үтенсә генә, башлана ала, дип белдерде.

ХАМАС тарафыннан басып алынганнан соң, Газа сызыгы халыкара камауда кала.
XS
SM
MD
LG